Зәй офыклары

Зәй заводында экология мәсьәләсен хәл итүче җиһаз эшләтеп җибәрелде

"ТЕХНО" ширкәтендә экологияне кайгыртуга игътибар бирелүе - куанычлы вазгыять.

Зәйдә тантаналы төстә "ТЕХНО" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең Зәй филиалы мәйданчыгы полимерлаштыру камерасы фильтрына куелган чистарту җиһазын эшләтеп җибәрде.

Заводта экологияне кайгыртуга игътибар бирелүе - куанычлы вазгыять. Әлеге чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, эре оешма-предприятие җитәкчеләре, район-шәһәрнең төрле хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.


- "ТЕХНО" ширкәте 2004 елдан эшләп килә. Халык завод тарафыннан килгән искә борчылды. Без халык җыеннарында бу сорауны хәл итәбез, дип килдек. Андрей Мамонтов проектны исбатлады, яклады. Узган ел ахырында проект буенча җиһаз урнаштырылып бетеп, ул Яңа елга бүләк булды. Зәйнең 370 еллыгына аның икенче линиясе эшләп китәчәк. Ул август-сентябрь айларына планлаштырыла, - диде Разиф Кәримов.


Шунысы игътибарга лаек, бу җиһазлар полимерлаштыру камераларының фильтрыннан фенол һәм формальдегид бүленеп чыгу өлешен 95-98 процентка киметергә мөмкинлек бирә. Газ чистарту җиһазын урнаштыру 2020 елда планлаштырылган була. Пандемия аркасында җиһаз урнаштыру вакыты кичектерелә һәм ул узган елның декабрь аенда башкарыла.


- Ел ярымга сузылган проект, ниһаять, тәмамланды. Проек бәясе 100 миллион сумнан артык тәшкил итә. Ул - күләмле, катлаулы һәм инновацион проект. Бүгенге көндә җиһазның нәтиҗәлелеге расланды: ул атмосферага бүленеп чыгучы калдыкны 95-98 процентка киметергә мөмкинлек бирә. Сабырлыклары, аңлаулары, булышлыклары өчен район җитәкчеклегенә рәхмәтлебез, - ди "ТЕХНО" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең Зәй филиалы директоры Андрей Мамонтов.
Хәлиткеч, мөһим вакыйга - Разиф Кәримов һәм Андрей Мамонтов яңа җиһазны эшләтеп җибәрү өчен символик ноктага бергә бастылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: