Зәй офыклары

Зәй журналистлары - бәйге җиңүчеләре

Юл хәрәкәте иминлеген саклауга журналистлар да өлеш кертә.

Зәй районы ЮХИДИ бүлегендә массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча эшне иң яхшы оештыручылар арасында игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды. Анда безнең “Зәй-информ” хезмәткәрләре яхшы эшләре өчен бүләкләнде.
“Зәй офыклары” газетасы иҗат коллективы әлеге ундүртенче тапкыр оештырылучы бәйгенең җиңүчесе булды. Шулай ук аерым хезмәткәрләр дә дипломнарга лаек булдылар.
- Юл хәрәкәте сагында торучыларның авыр хезмәте нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары аша күренә. Без каләм осталарына, безнең эшне даими яктыртып баручыларга рәхмәтле, - диде ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
- Һәрдаим шулай бер-беребез белән ярдәмләшеп, юл хәрәкәте иминлегенә кешеләр игътибарын мөмкин кадәр ешрак искәртеп эшлик. Имин юллар һәркемгә бәйле, - дип өстәде “Юл куркынычсызлыгы фонды”ның район бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: