Зәй офыклары

Зәй журналисты республика конкурсында җиңде

"Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында иң яхшы материал" номинациясендә "Новый Зай" газетасы корреспонденты Айгөл Яруллина җиңү яулады.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чараларының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктырту конкурсына йомгак ясалды.

"Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында иң яхшы материал" номинациясендә "Новый Зай" газетасы корреспонденты Айгөл Яруллина җиңү яулады.

Конкурсны оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы телеканаллары, радиостанцияләр, басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмати агентлыклар һәм челтәр (интернет) басмалары редакцияләреннән журналистлар һәм коллективларыннан кабул ителгән 200 мәгълүмати материал карап тикшерелгән.

Быел конкурс эшләрен бәяләү 4 критерий буенча башкарылган, алар буенча баллар саны 5 баллы шкала буенча билгеләнгән. Бәяләгәндә жюри материалда күрсәтелгән проблематиканың объективлыгы һәм актуальлегенә,  конкретлык, ачыклык, эчтәлеккә, тел камиллегенә, стилистика, иҗади якын килү һәм башкару осталыгына,  публикацияләрдә җитешсезлекләр, арттырулар, компетентсыз нәтиҗәләр булмауга игътибар иткән.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: