Зәй офыклары

Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Зәй районы благочинные Сергий Кузнецов белән очрашты

24 майда Зәй район үзәк дәваханәсенә Зәй районы благочинные, иерей Сергий Кузнецов килеп, баш табиб Айдар Фатыйхов белән очрашты.

Очрашу барышында агымдагы елның 1 июненнән Сергий атакайның стационар бүлекләрдә дәваланучы пациентлары белән очрашуларын оештыру турында карар ителде.
Дәваханәләрдә дин тотучыларга йолаларны үтәү урыны булдыру - Россия өчен яңа традиция түгел һәм бүген ул медицина учреждениеләрендә, шул исәптән Зәй үзәк дәваханәсендә яңадан торгызыла.
Һәр кеше авыр хәлдә калганда рухи, психологик ярдәмгә мохтаҗ. Бу вакытта сине тыңлый алырлык кешенең янәшәдә булуы бик мөһим. Авыру кешегә үзендә көч табып, авыруга каршы көрәшергә кирәк. Дәваханәләрдә руханилар белән очрашып сөйләшүләрнең персонал өчен дә, авырулар өчен дә әһәмияте әйтеп бетергесез.

Фото Зәй район үзәк дәваханәсе сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: