Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә бәйрәм рухы тудырыла

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Яңа ел рухы хөкем сөрә.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Яңа ел рухы хөкем сөрә. Олысы-кечесе биредән китап белән бәйрәм кәефе алып китә. Бинага керү өлешендә чыршы бизәлеп, аның янында фотога төшү мөмкинлеге дә булдырылган. Түшәмгә зәвыклы итеп уенчыклар эленгән. Кыскасы, китапханә Яңа ел кәефе белән "сулый".

-Китапханәдә тематик чаралар да оештырыла. Укучыларга Яңа елны каршы алу традициясе, Яңа ел чыршысы барлыкка килү тарихы, һәм матур чыршы бәйрәме бүләк итүче Кыш бабай турында сөйлибез. Яңа ел персонажлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән тамашалар күрсәтелә. Олысы-кечесе биредән китап белән бәйрәм кәефе алып китә, - ди китапханә директор урынбасары Рита Әхмәтова.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев