Зәй офыклары

Зәй үзәк китапханәсендә этнорәссамнар күргәзмәсе эшли

Ике атна дәвамында 20дән артык танылган рәссам Зәй районы пейзажларын, авыл халкы, сугыш ветераннары, күренекле кешеләр портретларын иҗат итте.

Узган елгы җәйдә Зәй үзәк китапханәсендә Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге, Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасы һәм республика Рәссамнар берлеге белән берлектә, “Безнең ил” этнорәссамнарның республика пленэры” сәнгать-күргәзмә проектын оештырган иде.

Ике атна дәвамында ике дистәдән артык танылган рәссам Зәй районы пейзажларын, авыл халкы, сугыш ветераннары, күренекле кешеләр портретларын иҗат итте.

Шунысы игътибарга лаек, пленэрда районыбыз рәссамнары Виктор Хрулев, Сергей Цыганов, Фазыл Шиапов, Владимир Панов, Венера Васильева, Елена Дмитриева, Сергей Дмитриев та катнашты. Соңгы өчесе сәнгать мәктәбендә эшли. Алар керәшен мәдәнияте рухын акварель, карандаш һәм пастель ярдәмендә киндер тукымага күчерде. Питрау бәйрәмендә Кашкатауда әлеге рәссамнарның эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Картиналарның бер өлеше Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк фондына һәм Зәй муниципаль районының мәдәният учреждениеләренә тапшырылды.
Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханә фоеесында әлеге картиналардан күргәзмә оештырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: