Зәй офыклары

Зәй үзәк китапханәсендә Яшьләр көне уңаеннан чара узды

Бүген – Яшьләр көне. Быел әлеге бәйрәмгә 64 ел тулса да, ул һәрвакыт яшь кала бирә.

«Совет яшьләре көне»н уздыру турында Указга 1958 елның 7 февралендә кул куела: аны июньнең соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Уку елы беткән, имтиханнар тапшырылган, ял итәргә дә була. Бәйрәм көнне яшьләр өчен активистлар очрашулары,  спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела.1993 елдан башлап Яшьләр көне 27 июньдә уздырыла.

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Яшьләр көне уңаеннан чара узды. Аңа 3нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар чакырылды.

Чарада катнашучыларны иң яхшы музыкаль композицияләр, күңелле хәрәкәтле бәйгеләр, яхшы кәеф һәм онытылмаслык атмосфера көтте.

“Чара гадәти булмаган танышу белән башланып китте, балалар бик теләп музыкаль конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр”, - ди китапханәчеләр.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: