Зәй офыклары

Зәйдә 230 мең сумга якын алимент буенча әҗәте җыелган ир-атка хөкем карары чыгарылды

Суд аңа алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак.

Зәй шәһәр суды тарафыннан 34 яшьлек зәйлегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды. Суд аны балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепле дип тапкан.
Судта хөкем ителүченең балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен өч айдан артык акча түләмәве ачыкланган. Элегрәк тә ир-ат алимент йөкләмәләрен үтәүдән качкан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Аның алиментлар буенча гомуми бурычы 230 мең сумга җыелган.
“Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак”, - ди прокурор ярдәмчесе Владислав Архипов.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: