Зәй офыклары

Зәйдә 29 чыгарылыш сыйныф укучысы алтын медаль алулары белән тантаналы төстә тәбрикләнде

Бүген Зәебезнең “Энергетик” Мәдәният сараен яшьлекнең гүзәл чәчәкләре бизәп алган. Әйе-әйе, чын мәгънәсендә, яшьлекнең гүзәл чәчкәләре алар - чыгарылыш сыйныф укучылары. Районкүләмендә уздырылучы традицион чыгарылыш кичәсе быел да күркәм төстә уза. Анда җиткән кызлар, егетләр, аларның әти-әниләре, туганнары бәйрәм тантанасына җыелды.

Быел район мәктәпләренең унберенче сыйныфын 146 укучы тәмамлады, шулардан 29ы - алтын медаль иясе. Район башлыгы Разиф Кәримов иң беренче итеп рус теленнән бердәм дәүләт имтиханны 100 баллга тапшырган Түбән Биш авылы мәктәбеннән Эльвина Гәрәева, шәһәрнең 6нчы мәктәбеннән Анна Николаенконы тәбрикләде. Аларга “Алтын фонд” статуэткаларын тапшырды. Шулай ук мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы  29 укучыны, аларның әти-әниләрен, укытучыларын бүләкләде.

- Районыбыз мәктәпләрен шушы кадәр укучының иң яхшы билгеләргә генә тәмамлаулары - куанычлы күренеш. Сез барыгыз да - районыбыз, республикабыз, илебезнең алтын фондлары. Алга таба да шулай тырыш булыгыз, куйган максатларыгызга кыю барыгыз! Ә педагогларга һәм әти-әниләргә шушындый балалар тәрбияләгәнегез  өчен тирән рәхмәт белдерәм, - диде Разиф Галиевич.

Шулай ук мәктәп активистлары, төрле юнәлешләрдә үзләрен иң яхшы буларак күрсәткән укучылар да аерым номинацияләрдә тәбрикләнде.

Аерып шунысын да әйтәсе килә, быел 29 медалистның 9ы - 4нче мәктәп укучысы, бу әлеге белем йортының югары дәрәҗәдә төпле белем бирүе турында сөйли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: