Зәй офыклары

Зәйдә 57 педагог район башлыгы грантына дәгъва кыла

Зәй районында "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча агымдагы елда район башлыгы грантына дәгъва кылучы педагогларның проектлары җәмәгать тыңлауларына чыгарылды. 57 педагог грантка дәгъва тотып, үз эш методикаларын, белем бирү дәрәҗәсен, яуланган уңышларын, укучыларның алар биргән белемне үзләштерүләрен күрсәтте. Конкурсның максаты - педагогларны фәнни-тикшеренү эшчәнлекләренә тарту, инновацион иҗат эшчәнлегенә җәлеп...

Зәй районында "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча агымдагы елда район башлыгы грантына дәгъва кылучы педагогларның проектлары җәмәгать тыңлауларына чыгарылды. 57 педагог грантка дәгъва тотып, үз эш методикаларын, белем бирү дәрәҗәсен, яуланган уңышларын, укучыларның алар биргән белемне үзләштерүләрен күрсәтте. Конкурсның максаты - педагогларны фәнни-тикшеренү эшчәнлекләренә тарту, инновацион иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү, заманча технологияләр кулланып эшләү өчен дәресләрдә шартлар тудыру осталыгын булдыру. Быелгы конкурсантлар исә "Белем бирү өлкәсендә проект эшчәнлеге", "Тәрбия бирү өлкәсендә проект эшчәнлеге", "Социализация сферасында проект эшчәнлеге", "Профориентация сферасында проект эшчәнлеге", "Информатизация сферасында проект эшчәнлеге" номинацияләре буенча бәйге тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: