Зәй офыклары

Зәйдә “Автобабай-2021” республика конкурсының район туры узды

Бүген Зәйнең ДОСААФ базасында 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе үткәрелде.

Халык телендә бу ярышны “Автобабай” дип атап йөртәләр. Бәйгедә 5 кеше катнашты. Алар - Михаил Метрухин, Василий Мишеев, Равил Әгъләмов, Анатолий Солдатенков һәм Василий Тихонов.
- Яше 60тан узганнар арасында мондый бәйгене без күп еллар уздырып киләбез. Әмма анда катнашырга теләк белдерүчеләр күп түгел. Әлбәттә, өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр үзләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен яңадан тапшыру һәм машина иярләүдә осталыкларын күрсәтергә ашкынып тормыйлар, - диде ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.
Башта “Автобабайлар” компьютерда онлайн режимында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә имтихан тоттылар, соңрак автомобильләрен иярләүдә ярыштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча I урынга ВасилийТихонов лаек дип табылды. Равил Әгъләмов – II, Михаил Метрухин  III урында.
Василий Тихонов якын көннәрдә бәйгенең Әлмәттә узачак төбәк турында катнашачак.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: