Зәй офыклары

Зәйдә банкалар ничә сум тора?

Зәйдә банка һәм капкачлар бәяләре белән кызыксындык.

Кышка запаслар әзерләү сезонының кызу чагы. Быел яшелчәләр бәяләре шактый артты. Ә банкалар һәм капкачлар бәяләре узган ел белән чагыштырсаң,  үзгәрдеме соң? Без кичә-бүген Лениногорск шәһәрендә укуда. Татарстанның ике төбәгендәге банкалар һәм калай капкачлар бәяләрен чагыштырырга булдык. Бәяләр түбәндәгечә. Зәйдә: 3 литрлы банка - 48, 2 литрлысы - 39, 1 литрлысы -20, 0,7 литрлысы - 15, 0,5 литрлысы - 13 сум. Калай капкачының 50 данәсе  199-300 сум. Лениногорск шәһәре бәяләре болайрак. 3 литрлы банка -55 сум, 2 литрлысы - 48, 1 литрлысы - 25, 0,7 литрлысы - 20, 0,5 литрлысы - 18 сум. Калай капкачлар 50 данәсе 230 сум тора. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: