Зәй офыклары

Зәйдә бер хатын-кыздан оныгына җинаять эше кузгатмас өчен 200 мең сум акча сораганнар

Яшь егет район эчке эшләр бүлегенә полиция хезмәткәренең әбисеннән акча таләп итүе турында хәбәр итә һәм аның мошенник булуы ачыклана.

24 гыйнварда кичке сәгать  уннарда Зәйдә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызга билгесез ир-егет шалтыратып,  үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм аңа оныгының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе, кеше бәрдерүе турында хәбәр итә. Ул пенсионердан җинаять эше кузгатмас өчен 200 мең сум акча  таләп итә. Бу сүзләр хатын-кызда шик уята һәм ул ир-егет белән сөйләшүне өзеп,  оныгына шалтырата - барысының да тәртиптә булу-булмавын ачыклый. Оныгы бу факт турында Зәй эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә.

- Районда узган ел мошенниклык очраклары аеруча күп теркәлде. Атна саен мошенниклардан зыян күргән 5-6 кеше полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре аеруча өлкән яшьтәге кешеләр белән аңлату эшен активлаштырды, аларга листовкалар таратабыз, нинди мошенниклык төрләре булуын һәм ни өчен таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә ярамый дип аңлатабыз. Шуны исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да карта һәм шәхси мәгълүматларны хәбәр итүне сорап шалтыратмаячак. Еш кына мошенниклар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп таныштыра. Һәм бу очракта әлеге ханымны  бу хакта белүе һәм сөйләшүне өзеп, оныгына шалтыратуы мошенниклар кармагына эләгүдән саклар кала да инде, - ди тикшерүче Эдуард Макаров.

Мошенниклар корбанын эләктерә алмаса да, полиция хезмәткәрләре гаризаны  тикшерүгә кабул иткән һәм тикшерү эшләре алып бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: