Зәй офыклары

Зәйдә бүген 192 укучы рус теленнән БДИ тапшыра

Татарстан буенча бүген барлыгы 684 мең XI сыйныф укучысы рус теленнән БДИ тапшыра, аларның 639 меңе - быел мәктәпне тәмамлаучылар. Зәй районында имтиханны 192 кеше тапшыра, шуларның 188е - Зәй мәктәпләрен быел тәмамлаучы. Сынау пункты 6 нчы мәктәптә. Имтихан эше 25 биремнән тора, аларны үтәүгә 3,5 сәгать вакыт бирелә. Нәтиҗәләр...

Татарстан буенча бүген барлыгы 684 мең XI сыйныф укучысы рус теленнән БДИ тапшыра, аларның 639 меңе - быел мәктәпне тәмамлаучылар. Зәй районында имтиханны 192 кеше тапшыра, шуларның 188е - Зәй мәктәпләрен быел тәмамлаучы. Сынау пункты 6 нчы мәктәптә. Имтихан эше 25 биремнән тора, аларны үтәүгә 3,5 сәгать вакыт бирелә. Нәтиҗәләр 15 июньнән дә соңгы калмыйча игълан ителәчәк. Аттестат алу өчен минималь 24 балл җыю зарур. Моннан тыш, рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре вузга кергәндә дә кирәк. Югары уку йортлары әлеге фән буенча минималь баскычын 36 баллдан да кимрәк билгели алмый. БДИның үткәрелү вакыты 27 майдан 30 июньгә кадәр итеп билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: