Зәй офыклары

Зәйдә бу шимбәдә узачак ярминкәдә ассортимент бай булачак

18 сентябрьдә, шимбә көнне Зәйдә чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Шунысы игътибарга лаек, анда  ассортимент исемлеге артачак. Зәйлеләргә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Район мәдәният йорты үзешчәннәрне ярминкәгә килүчеләргә бәйрәм рухы өстәп, матур җырларын бүләк итәчәк.

- Бу  атнада ассортимент исемлеге артачак, яшелчәләрдән - кишер, чөгендер, суган, бәрәңге  һәм башка яшелчәләр сатуда булачак, - диде Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Розалия Архипова.

Ярминкәләр барлык санитар таләпләр үтәлеп оештырыла.

Зәйлеләр чираттагы ярминкәдән читтә калмаслар, шәт.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: