Узган елның 10 ай күрсәткечләре белән чагыштырганда, Зәй районында юл-транспорт һәлакәтләре 220 очракка (2020 елда - 544 булган), аларда тән җәрәхәтләре алучылар 25кә кимегән.
Агымдагы елның 10 аенда районда юл-транспорт һәлакәтенең 324 очрагы теркәлеп, 6 кеше һәлак булган, 29 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр 220 очракка (2020 елда - 544 булган), аларда тән җәрәхәтләре алучылар 25кә кимегән. Шул ук вакытта аварияләрдә үлүчеләр саны бер очракка арткан.
Машина руле артына исерек килеш утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган 7 кеше тән җәрәхәтләре алган. Тулаем алганда ун айда исерек хәлдә руль артына утырган 139 (узган ел 259) машина йөртүче ачыкланган.
Балалар белән бәйле 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алган.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз