Зәй офыклары

Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Ярминкә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды.

Бүген - 27 ноябрьдә Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда чираттагы шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Гадәттәгечә, ярминкәдә «Зәй» агросәнәгать паркы, Борһанов крестьян-фермер хуҗалыгы, Быля, Кузнецовлар, Әхмәтҗановларның шәхси хуҗалыклары һ. б. актив катнашты. Шәһәр халкына шулай ук районның Поповка, Якты Күл, Сармашбаш һәм Гүлкин авыл җирлекләре үзләренең фермер продукциясен тәкъдим иттеләр.

Ярминкә кунакларына сөт, ит һәм балык продукциясе, шулай ук бал, яшелчә һәм башка азык-төлек товарлары сатып алу мөмкинлеге булды. Сатыла торган продукциянең сыйфаты ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор хезмәткәрләре тарафыннан катгый контрольдә тотыла.

Сәүдәдән тыш, килүчеләр өчен Мирный мәдәният йорты коллективы тарафыннан концерт программасы да оештырылган иде.

Фотолар Зәй муниципаль сайтыннан һәм Мирный мәдәният йортыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: