Зәй офыклары

Зәйдә COVID-19 белән авыручылар буенча хәл элеккечә киеренке кала

Узган атнада районда 4 яңа лаборатория шартларында расланган COVID-19 очрагы ачыкланган, шуларның 2се узган шимбәдә теркәлгән.

13 сентябрьгә йогышлы авырулар бүлегендә вируслы пневмонияле 39 пациент булган, шуларның 3се реанимациядә. Узган атнада бер кеше вафат булган.

Зәй район үзәк дәваханәсе мәгълүматларына караганда, районда COVID-19дан үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 7 тапкыр күбрәк. Ел башыннан бирле районда 76 кеше үлгән. Бу чирдән бердәнбер коткару булып вакцинация тора.

Шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:

- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;

- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;

- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;

- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;

- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә  эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: