Зәйдә “ЭКОяз-2021” акциясе дәвам итә
“Алтынчәч” бакчасы хезмәткәрләре көньяк паркын тәртипкә китерә.
Республикада “Экояз-2021” акциясе 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелә. Зәйдә 1 апрельдән “ЭКОяз-2021” республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башланды. Шул уңайдан 23 апрельдә “Алтынчәч” бакчасы коллективы көньяк паркын чүп-чарлардан чистартты. Бу юлы 25 кеше эшкә чыкты. Алар көздән калган яфракларны, сынган ботакларны, чүпләрне җыйды.
- Җирләр кардан арыну белән чүп-чарлар да баш калкытты. Яшәгән җиребез чиста, пөхтә, матур булсын өчен үз өлешебезне кертәбез, – ди “Алтынчәч” бакчасы мөдире Ангелина Ишмиева.
Гомумшәһәр һәм район өмәсе иртәгә - 24 апрельдә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев