Зәй офыклары

Зәйдә “Ел тәрбиячесе-2022” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеле

Зәйдә “Ел тәрбиячесе-2022” республика конкурсының район этабы узды.

Шушы көннәрдә “Ел тәрбиячесе-2022” республика конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеле булды.

- Пандемия шартларында конкурс онлайн форматта узды. Беренче сынауга педагоглар балалар белән уздырган тәрбияви чара видеосын җибәрде. Икенче сынау буларак “Минем педагогик табышым” дигән презентация тәкъдим иттеләр. Конкурста Зәйнең барлык бакчаларыннан 16 педагог катнашты, - ди район мәгариф идарәсе методисты Елена Дмитриева.
Барлык сынаулардан соң, “Ел тәрбиячесе-2022” республика конкурсының район этабы җиңүчесе дип “Шатлык” бакчасыннан балаларны туган телгә өйрәтүче тәрбияче Гөлнар Хөснетдинова танылды.
Икенче урында – “Кызыл калфак” бакчасыннан Дания Илялова, өченче урынны “Уймак кыз”дан Дилә Минеева һәм “Салават күпере” бакчасыннан Резеда Гәлалетдинова бүлештеләр.
Шулай ук лауреат исемен өч педагог – “Энҗе”дән физинструктор Елена Александрова, “Теремкәй”дән укытучы-логопед Ландыш Габидуллина һәм “Күкчәчәк”тән тәрбияче Ольга Филатова яулады.
“Иҗади педагог” номинациясендә “Урман әкияте” бакчасы тәрбиячесе Оксана Бакеева җиңүче булды.
- Әлеге һөнәри конкурста беренче катнашуым, моңа кадәр республикакүләм башка бәйгеләрдә үземне сынаганым бар иде. Бу юлы да педагогик эшчәнлегебезне күрсәттек. Аннан эш тәҗрибәсе турында сөйләп, презентация якладык. Мин барысын да татар телендә әзерләдем, ә презентация яклауга текстны шигырь юллары белән үзем язып сөйләдем. Бәйге өчен материалларны әзерләп бетереп, видеога төшергәч, чынлап торып, балалардан, үземнән канәгать калдым. Мондый конкурсларны үз-үзең өстендә эшләү, һөнәри осталыкны үстерү өчен кирәк дип саныйм, - дип хис-тойгылары белән уртаклаша җиңүче Гөлнар Хәлиловна.

Фотолар Зәй мәгариф идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: