Зәй офыклары

Зәйдә электростанция өч торбалы гына булып калачак

Зәй шәһәре күп кенә картиналар, рәсемнәрдә ГРЭСның дүрт торбасы белән символлаштырылып сурәтләнә. Безнең каланың энергетиклар шәһәре булуы әнә шулай ассызыклана.

Ә алга таба ул өч торбалы булып кына сурәтләнәчәк, чөнки җитештерү ихтыяҗыннан чыгып, әлеге торбаларның иң беренчесен сүтү хәл ителгән. Бу турыда тулырак ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров сөйли.


- ГРЭСның дым чыгару торбалары катлаулы инжернерлык механизмы ул. Торбалар тимер бетон материалдан эшләнгән, аларның вентиляция ясый торган тишекләре бар. Алар эшләп торучы электр энегоблоклардан газлы һаваны чыгару өчен кулланыла. Зәй ГРЭСында билгеле булганча тимер бетон материалдан эшләнгән 4 торба бар. Аның беренчесе 120 метр биеклектә, икенчесе  - 180, өченче һәм дүртенчесе 250 метр биеклектәге торбалар. Әлеге торбаларның беренчесе 1963 елда файдаланыла башлаган, ул станциядәге беренче энергоблоктан газлы дымны чыгару вазыйфасын үти. 2009 елда әлеге беренче энергоблок эксплуатацияләнми башлады, шул сәбәпле беренче торба да кулланылмады. Хәзер әлеге торба кирәк булмау сәбәпле “Татэнерго” АҖ белгечләренең техник советы карары белән аны демонтажлау мәсьәләсе хәл ителде. Әлбәттә бу эш катлаулы инженерлык схемасын таләп итә, аны демонтажлауның махсус проекты эшләнде. Чөнки торбаның иң оч өлеше генә дә 6 метр киңлектәге диаметрны тәшкил итә. Торбаны сүтү өчен махсус оешма белгечләре җәлеп ителә. Хәзерге вакытта подрядчы оешма хезмәткәрләре сүтеләсе торба тирәсен әйләндереп алып, куркынычсызлык чараларын башкардылар. Ә демонтаж иң беренче чиратта торбаны җылыту өчен кулланылган материалны сүтүдән башланды. Аннан соң инде торбаның иң өске өлешеннән алып аска таба, зур булмаган кисәкләргә кискәләп аны сүтү эше башкарыла. Ә киселгән тимер-бетон калдыклары утильләштереләчәк. Без торбаны сүтү эшен 2022 елның азагына кадәр башкарып чыгарга планлаштырабыз. Бу без энергетиклар телендә торбаны сүтү, дип түгел, ә инженерлык корылмасын технологик трансформацияләү дип атала.

 


Дөрес, без Зәй кешеләре өчен ГРЭсның дүрт торбасы шәһәр символы буларак кабул ителгән. Безнең буын да, хәзерге буын балалар да Зәй күренешен рәсемгә төшергәндә иң беренче чиратта әлеге дүрт торба ясала. Әмма ничек кенә булмасын, һәр корылманың үз гомере, аны эксплуатацияләү чоры да билгеле бер срокка исәпләнгән. Шуңа күрә, алга таба бу торбаны төзекләндереп торуның кирәге юк дип хәл ителде. Ә менә калган өч торба кулланылышта, алар махсус белгечләр тарафыннан даими тикшерелеп тора.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: