Зәй офыклары

Зәйдә эшче яшьләрнең туристлык слеты узды

Узган шимбәдә “Йолдызлык” лагеренда эшләүче яшьләренең туристлык слеты оештырылды.

Слетта авыл җирлекләреннән 5 команда (Гүлкин, Ал. Бистәсе, Якты Күл, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж) һәм шәһәр предприятиеләре-оешмаларыннан 8 команда («Аккурайд Уилз Русиа» ҖЧШ, “Техно” заводы, мәгариф идарәсе, политехник колледж, шикәр заводы, ГРЭС) катнашты.
Яшьләр "ясалма кичү”, “бүрәнәдән кичү”, кыядан төшү кебек ярышларда җитезлектә, булганлыкта көч сынашты. Әлеге сынауларны уңышлы үтәү өчен физик көч, спортта чыныкканлык кебек сыйфатларга ия булу мөһим.
Ярыш нәтиҗәләре буенча «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы яшьләре җиңүче булып танылды. Мәгариф идарәсе – II, “Техно” заводы коллективы III урында. Авыл яшьләре арасында сәвәләйлеләр иң көчле команда буларак үзләрен күрсәтте, Сарсаз-Баграж белән Якты Күл икенче белән өченче урыннарны бүлеште.
Шулай ук туристик полоса белән бер үк вакытта пешекчеләр конкурсы да узды. Пешекчеләр бәйгегә туристик слетның кырыс шартларына карамастан, югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: