Зәй офыклары

Зәйдә эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр

Зәй районында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үсеше буенча уңай динамика күзәтелә.

Зәйдә бүгенге көндә 3555 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, аларның  1031е шәхси эшмәкәр һәм 2194е үзмәшгуль. Бу хакта  Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан узган тантанада хәбәр иттеләр. Чарага 40 кече һәм урта  эшмәкәрлек вәкиле чакырылган иде. Алар төзүчелек тармагында хезмәт куючылар, фермерлар, эшкәртү, җитештерү предприятиеләрен булдыручылар, күчемсез милек белән операцияләр башкару, аренда һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар һәм башка тармаклар вәкилләре.
Эшмәкәрләргә үз теләген җиткереп,  район башлыгы Рәзиф Кәримов, район икътисады нигезен тәшкил итүдә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының өлеше зур, дип ассызыклады.

 -Безнең бурыч - эшмәкәрләргә мөмкин булган барлык юллар белән ярдәм итү. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча муниципаль программа гамәлгә ашырыла, анда районның инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерүгә, эшмәкәрлек субъектларының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында катнашуын активлаштыруга басым ясала, - диде ул. 

Разиф Кәримов  бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы керемнәр, перспективалы бизнес-проектларны уңышлы тормышка ашыруларын теләп  бертөркем эшмәкәрләргә бүләкләр тапшырды. Гөлсем Леванова, Флюр Ногманов, Дамир Таҗетдинов, Ирина Кокуринага район башлыгының Мактау грамоталары бирелде. Кайбер эшмәкәрләр район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын алды.

- Эшкуарлар - алар үз-үзләрен тәэмин итә торган, тәвәккәл һәм бары тик алга барырга әзер кешеләр, алар икътисад нигезе булып торалар. Соңгы елларда без уртак көч белән генә җиңеп була торган җитди сынаулар белән очраштык. Районның һәм тулаем республиканың икътисади тотрыклылыгы безнең максатчан тотрыклы уртак эшебезгә бәйле, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Архипова.

Ул районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында сөйләде. Авылда хуҗалык итүнең кече формаларын комплекслы үстерү турында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев хәбәр итте.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гарантияле ярдәм чаралары турында - «Гарантия фонды» ның рисклар белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина бәян итте. Ә кече һәм урта бизнес субъектларының актуаль мәсьәләләре, үсешнең перспектив планнары турында Зәй районында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча  иҗтимагый оешма вәкиле Роман Федотов сөйләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: