Зәй офыклары

Зәйдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен махсус машина парковкалары максатчан кулланыламы?

Бүген Зәйдә шәһәр инфраструктурасы объектларына, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә автомобильләрдә килеп туктау өчен махсус билгеләнгән урыннарның ни дәрәҗәдә максатчан кулланылуы махсус комиссия тарафыннан тикшерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман, инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илдус Талипов, республиканың кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтлесе ярдәмчесе Марсель Хуҗин, шәһәр советы депутаты...

Бүген Зәйдә шәһәр инфраструктурасы объектларына, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә автомобильләрдә килеп туктау өчен махсус билгеләнгән урыннарның ни дәрәҗәдә максатчан кулланылуы махсус комиссия тарафыннан тикшерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман, инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илдус Талипов, республиканың кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтлесе ярдәмчесе Марсель Хуҗин, шәһәр советы депутаты Расил Әгъләмов, ЮХИДИ инспекторлары үзәк дәваханә, үзәк базар, "Яшьлек" боз сарае территорияләрендәге парковка урыннарын карадылар. Тикшерү барышында инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарның башка транспорт чаралары тарафыннан кулланылган булуы, кагыйдәләрнең төгәл үтәлүе, билгеләрнең дөрес куелышы күзәтелде, закон бозу очраклары ачыкланмады. Алга таба разметкаларны даими яңартып торырга киңәш ителде, мондый күзәтүләр ясауны билгеле вакыттан соң кабатлап тору мөһимлеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: