Зәй офыклары

Зәйдә футбол дәресләре укытыла башлады

“Мәктәптә футбол” Россия проектына Зәйнең 8 мәктәбе кушылды.

Татарстан мәктәпләренең дәресләр расписаниесенә яңа уку елы башыннан футбол дәресе өстәлде. Әлеге өстәмә дәрес Россия футбол берлеге һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәктәптә футбол” проекты буенча гамәлгә керде. Сынау мәйданчыклары Түбән Новгород, Свердловск төбәкләре арасында Татарстанның кайбер шәһәр-районнары да бар. Һәр өченче физкультураны алыштыручы футбол дәресе балаларны спорт белән таныштыру өчен уникаль cпорт мәйданчыгы булырга тиеш. Безнең Зәй районы да әлеге проектка кушылып, эшчәнлек алып бара башлады. Футбол дәресләрен уздыру өчен Зәйдә мөмкинлекләр җитәрлек. Күптән түгел үз ишекләрен ачкан заманча “Спорт энергиясе” футбол манежында 6нчы мәктәптән II "Б" сыйныфы укучыларының беренче тапкыр футбол дәресе үтте. Тәҗрибәле укытучылары Сергей Уразайкин җитәкчелегендә малай-кызлар гади күнегүләрдән башлап, туп белән идарә итү алымнарын өйрәнделәр.
-Без - укытучылар футбол дәресләренә алдан әзерләндек. Махсус онлайн-укулар булды узып, үзебезнең белемнәрне арттырдык. Танылган футбол осталарының Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә үткән мастер-классларында катнаштык. Яңа дәресне уздыру өчен шәһәребездә менә дигән мөмкинлек булганда, эшләргә стимул бар, - ди физик тәрбия укытучысы Сергей Уразайкин.
Дәресләрнең иркен, яңа урында үтүенә аеруча укучылар шатлана.
-Манежда миңа бик ошый, рәхәтләнеп,туйганчы футбол уйнарга була,-ди II "Б" сыйныфы укучысы Антон Журавлев.
“Мәктәптә футбол” Россия проекты буенча Зәйнең 8 шәһәр мәктәбе эш алып бара башлады. Футбол дәресләре узачак мәгариф оешмаларына төрле формадагы туплар, аларны тутыру өчен сумка, сыбызгы, конуслар кебек кирәк-яраклары булган махсус җыелма тапшырылды.
Туп белән һәр дәрес балалар өчен мавыктыргыч һәм файдалы узар дип ышанып калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: