Зәй офыклары

Зәйдә интеллектуаль йөгереш узды

Ул Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланды.

25 майда Зәй урамнары буйлап Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең бер төркем китапханәчеләре йөгерешкә чыкты. Аларның кулларында китаплар иде, алар үтеп баручыларга сораулар биреп,  дөрес җаваплар өчен бу китапларны бүләк иттеләр.
"Бегущая книга" акциясе бөтенроссия күләмендә уза. Акциягә ел саен Россиянең барлык почмакларыннан – шәһәр һәм авыллардан 700гә якын китапханә кушыла. Акция китапханәләрне популярлаштыруга, китап укуга һәм интеллектуаль үсешкә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне, әлеге уңайдан Зәй китапханәчеләре йөгерешкә чыгып, басма китап яшәгәнен һәм күпләрне илһамландырганын искә төшерделәр.


- Шәһәр халкына биргән сораулар Зәйнең 370 еллык юбилеена багышланган иде. Иң актив җавап бирүчеләр 4нче мәктәпнең VI Б сыйныфы укучылары булды. Әмма өлкәннәр дә сорауларга җавап бирделәр һәм кәефләрен күтәрделәр. Күпләр үзләренең белемнәрен китапханәгә барып, яңартырга кирәклеген аңлады. Бу акция нәкъ менә халыкны китапханәләргә җәлеп итүгә юнәлгән дә инде, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

 Сорауларга җавап бирүчеләр бүләккә искиткеч китаплар алды. VI Б сыйныф укучыларына китапханәчеләр  "Зәй районының танылган кешеләре" дигән китап бүләк иттеләр. Сережа Ломагин анда үзенең бабасы Николай Николаевич Ломагинга багышланган мәкаләне тапты.

Фотолар китапханәдән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: