Зәй офыклары

Зәйдә ирекле көрәш үсештә

Зәйдә узган ирекле көрәш буенча республика беренчелеге район спортчылары өчен уңышлы булды.

Бил алышта Зәйдән Илнур Хәйруллин, Рамил Салихов, Илнур Хуҗин, Ленар Кәлимуллин кулы астында шөгыльләнүчеләр көрәште.


-“Зәй” спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән 300 бала шөгыльләнә. Мин биредә 12 еллап шөгыльләр алып барам. Республика һәм Бөтенроссия көрәш бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап киләбез, - ди тренер Илнур Хәйруллин.
Бил алыш ике көн буе барды. Беренчелектә һәркемдә җиңү теләге көчле иде.

Менә алар беренчелек җиңүчеләре һәм призерлары. Полина Колесова (тренеры Рамил Салихов), Полина Хөснуллина (Рамил Салихов), Ләйсән Хуҗина (Рамил Салихов), Данил Карпов (Илнар Хәйруллин) - җиңүче.
Эльза Шакирова (Рамил Салихов), Никита Селезнев (Илнур Хуҗин), Кәрим Кәлимуллин (Ленар Кәлимуллин) - икенче, Фидан Насыйров (Ленар Кәлимуллин), Ильяс Тучин (Рамил Салихов), Динар Вәлиев (Ленар Кәлимуллин), Аркадий Мартемьянов (Илнур Хәйруллин), Артем Архипов (Рамил Салихов), Артур Галимов (Илнур Хуҗин), Данис Землянов (Илнур Хәйруллин), Реналь Шамурзаев (Рамил Салихов)  өченче урында.
Афәрин, яшь көрәшчеләребез, булдырасыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: