Зәй офыклары

Зәйдә исерек килеш руль артына утыручыларны кулга алачаклар

Мондый карар район эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура тарафыннан кабул ителде.

Полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә тоткарлаган шоферлар эчке эшләр бүлегенең тоткарланучыларны ябу камерасына озатылачак.

- Стандарт процедура кагыйдәләре буенча, полиция хезмәткәре машина йөртүчедә исереклек билгеләрен ачыкласа, мондый шофер икенче көнне  судка килергә тиеш. Элек махсус ябылу урынына исерек хәлдә үзләрен адекват тотмаган шоферлар гына урнаштырыла иде. Ә тыныч машина йөртүчеләрне полиция хезмәткәрләре судка килергә вәгъдә иткән расписка белән өйләренә кайтарып җибәрә иде. Агымдагы елдан Зәй районында полиция хезмәте һәм прокуратура тарафыннан катгыйландыру чаралары күрелде һәм исерек хәлдә тоткарланган барлык машина йөртүчеләр судка кадәр махсус ябылу урынына җибәреләчәк, - ди полициянең штаб башлыгы Антон Агапов.

Узган ел исерек шоферлар гаебе белән 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган, 9 кеше тән җәрәхәтләре алган. Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкоголь кулланган хәлдә руль артына утырган 168 кешене тоткарлаган.

Руль артында алкоголь кулланып утыручыларга тискәре караш формалаштыру максатыннан Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре үз Telegram-каналларын булдырды. Ул гражданнардан исерек яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр турында аноним мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: