Зәй офыклары

Зәйдә Качмануда су коену өчен махсус урыннар бар

Алар – Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә, Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында махсус коену урыннары.

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Качману  (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия дип санала.

Зәйдә Свято-Троицк чиркәвендә  бәйрәмгә каршы 18 гыйнварда кичке сәгать 4тән һәм Иске Зәйдәге Крестовоздвижение чиркәвендә төнге сәгать 10да һәм Качману көнендә иртәнге сәгать 10да, Ал. Бистәсе һәм Кара-Елга авыллары чиркәүләрендә 19 гыйнварда көндезге келәүләр булачак.

Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә махсус урын  көйләнгән. Биредә коенырга теләүчеләр өчен уңайлыклары булган чишенү-киенү урыннары эшләнгән.  Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырылган, иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителә. Шулай ук районның Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында да коену өчен махсус урыннар булдырылган.

Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк. Шуңа күрә аерым саклык чараларын үтәргә кирәк.

Табиблар кискен һәм хроник (көчәйгән чорында) чирләр – тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, күз, сулыш органнары, ашказаны, тире авырулары булган кешеләргә суга керергә ярамавын искәртә.

Суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.

Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк.

Су эчендә 1 минуттан артык торырга ярамый.

Суга чумып чыкканнан соң, сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк.

Җиләк-җимешләр салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: