Зәй офыклары

Зәйдә каникулда 223 укучы эшле булды

Каникулда кемдер ял итә, беришләре гаилә бюджетын тулыландыра.

Җәйге каникуллар – укучылар өчен ял чоры гына түгел, ә вакытлыча эшкә урнашып, эшләп алу вакыты да. Яңа уку елына үз акчасына киенә, димәк. Совет чорында без аны хезмәт чиреге дип атый идек. Агымдагы елда мәшгульлек үзәге аша июнь аенда -77, июльдә 78 балигъ булмаган малай һәм кыз эшкә урнашты. Август аенда исә 73 укучы эшле булды. Алар ГРЭС (10 укучы), яшьләр эшләре идарәсе (58), “Зәй” агрофирмасы (4), “Ышаныч” торак-милекчеләр ширкәтләрендә (1) хезмәт куя. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева әйтүенчә балигъ булмаган малай һәм кызларга хезмәт хакы һәм мәшгульлек үзәгеннән 2250 сум материаль ярдәм түләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: