Зәй офыклары

Зәйдә «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» акциясе үтте

«Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кичә зәйлеләр кабул итте. РФ Дәүләт Думасына кандидатлар һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар республика, район халкы белән очраша, гозер-үтенечләрен тыңлый. Зәйлеләр белән "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге политсоветы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин, депутатлыкка кандидатАйрат Фәррахов җәмәгать...

«Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кичә зәйлеләр кабул итте. РФ Дәүләт Думасына кандидатлар һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар республика, район халкы белән очраша, гозер-үтенечләрен тыңлый.

Зәйлеләр белән "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге политсоветы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин, депутатлыкка кандидатАйрат Фәррахов җәмәгать оешмалары вәкилләре очрашты. Партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Разиф Кәримов башкарган эшләре турында сөйләде. Соңгы елларда авылларда биш күпфункцияле үзәк эшли, яңа модульле ФАПлар ачыла, район-шәһәрдә 9 яңа спорт мәйданчыклары булдырылды. Бүгенге көндә районда парк, юллар төзекләндерелә, зур масштаблы эш бара - тимер юл кичүе төзелә.

Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин зәйлеләрнең Татарстан үсешенә керткән өлешенә соклануын белдерде.

- Зәйдә эшчән, тырыш халык яши. Бу турыда сезнең күркәм эш-гаммәлләрегез сөйли, - диде ул.

Зәйлеләр кандидатларга үзләрен борчыган гозер үтенечләрен җиткерде. Алар - яңа чистарту системасын, Яңа шәһәрдә мәктәп, комплекслы спорт корылмасы төзү, өлкәннәр һәм инвалидлар йорты булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: