Зәй офыклары

Зәйдә "Кечкенә блогер” төбәк конкурсына йомгак ясалды

Быел видеороликлар конкурсының темасы – “Без төрле, әмма без бергә”.

8 декабрьдә Зәйнең “Теремкәй” бакчасында “Кечкенә блогер” төбәк конкурсына йомгак ясалды. Быел ул республикада - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Зәйдә Туган як елына багышланды.
- Конкурсның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында танып-белү эшчәнлеген камилләштерү һәм туган якка, туган телгә, гаилә традицияләренә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уяту, тематик видеоролик төзү аша баланың интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, - ди “Теремкәй” бакчасының өлкән тәрбиячесе Виктория Костина.
Конкурста катнашу өчен 21 гариза кабул ителгән. Бәйгедә Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән 15 балалар бакчасыннан 41 бала катнашкан.
- Без быелгы эпидемиологик вазгыять шартларында конкурста катнашучыларның материалларын дистанцион рәвештә тупладык, комиссия тарафыннан видеороликларга экспертиза үткәрелде, - ди мөдир Рәзинә Борһанова.
Конкурсны “Татмедиа” АҖ “Зәй-информ" филиалы җитәкчесе Гөлнара Феофанова, Зәй мәгариф идарәсе методисты Елена Дмитриева, “Зәй офыклары” сайты веб-редакторы Ләйлә Мостафина, “Теремкәй” балалар бакчасы мөдире һәм өлкән тәрбиячесе Рәзинә Борһанова һәм Виктория Костинадан торган эксперт комиссиясе бәяләде.
“Кечкенә блогер” конкурсының абсолют җиңүчеләре дип Зәйнең “Энҗе” балалар бакчасында тәрбияләнүче Софья Клюева һәм Эмилия Уразайкина табылды.
“Ватан нәрсәдән башлана?” номинациясендә ике I дәрәҗә призер булды. Алар - Түбән Кама шәһәре 82нче балалар бакчасыннан “Кояш нурлары” коллективы һәм Зәйнең “Теремкәй” бакчасыннан Ирина Ладыгина.
Әлеге номинациядә II дәрәҗә призер - Зәй шәһәре “Алтынчәч" балалар бакчасыннан Зарина Хәлиуллина.
“Халкымның аш-су традицияләре” номинациясендә I дәрәҗә призер – Зәй шәһәре “Тату гаилә” бакчасыннан Амалия Сафина, II дәрәҗә призер – шул ук бакчадан Екатерина Ярцева.
“Гаилә сөйли һәм күрсәтә” номинациясендә I дәрәҗә призер - Менделеевск шәһәренең “Крепыш” балалар бакчасыннан Есения Антонова.
Бу номинациядә II дәрәҗә призер Алабуга шәһәре “Гнездышко” балалар бакчасыннан Анастасия Яркова булды.
Калган конкурсантлар махсус номинацияләрдә дипломнар һәм катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: