Зәй офыклары

Зәйдә хөрмәтләүгә лаек ветеран яши

Районда ветераннарны юбилейлары белән котлаулар дәвам итә.

Гыйнвар аеның нәкъ уртасында Иске Зәйдә яшәүче тыл ветераны, гомер буе Чапаев исемендәге колхозда игенчелек һәм терлекчелек тармагында намуслы хезмәт куйган Гыйздениса Миңнехуҗина 90 яшьлек юбилеен билгели.

Гыйздениса Миңнехуҗинаны Зәй районы башлыгы исеменнән Сәрия Батыршина котлап, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды, котлау сүзләре ирештерде. Район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина котлау тантанасын матур, җылы  итеп алып барды. Район мәдәният йорты, автоклуб үзешчәннәре котлау сүзләре белән матур җырлар башкарды.

Ветеранның юбилее матур гаилә бәйрәме кебек үтте.
Гыйздениса Миңнехуҗинаның озын гомерле булу сере хезмәт сөючәнлегендә, кешеләрне, тормышны яратуында.

Гыйздениса әбинең котлаулардан күңеле булды, игътибар һәм хөрмәт өчен Зәй районы җитәкчелегенә, Сәрия Батыршина, Гүзәлия Гатинага, район мәдәният йорты хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: