Зәй офыклары

Зәйдә Хәтер һәм кайгы көне митинг белән билгеләп үтелде

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Советлар иле кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышта геройларча җиңеп чыкканнан соң инде җиде дистә елдан артык гомер узды. Әмма ул еллар онытылырга тиеш түгел.

Зәйдә әлеге шанлы көн уңаеннан Азатлык китерүче һәйкәл янында митинг узды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов Азатлык китерүче солдат һәйкәле алдына чәчәкләр салдылар, һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
- Сугыш ветераннарын, безгә якты киләчәк өчен гомерләрен аямаган якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, алар алдында баш иябез,-диде чыгышында Петр Уразайкин.
Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык ир-егет киткән. Шуларның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Зәйдән сугышта11 600 кеше катнашып, шуларның 7410сы башларын яу кырында салган. Бүгенге көндә районда 5 сугыш ветераны һәм 3 концлагерь тоткыны, 300гә якын тыл ветераны исәпләнә.
Еллар безне дәһшәтле вакыйгалардан һаман ерагайта барса да, сугыш хатирәләре, ул китергән ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт күңелләрне һаман әрнетә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: