Зәй офыклары

Зәйдә Корбан гаете игелек һәм юмартлык бәйрәме буларак узды

Корбан бәйрәме - Гайдел-әдха шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә, ул - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре.

Корбан гаете районыбыз мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә  билгеләп үтелде.    Мәчетләрдә гает пандемия шартларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узды.

20 июльдә  "Ялчыгол" мәчетеннән иртәнге намазга азан яңгырады. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, күңелләрне нечкәртерлек итеп Коръән сурәләре, бәйрәм вәгазе укылды. Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы, хаҗи Фатыйх хәзрәт Нуруллин  вәгазендә корбан чалу фазыйләтләре турында бәян итеп, мөселманнарны малларын кызганмыйча, корбан чалырга чакырды.  Аннан ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде.

Гаеттә район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән үзе катнашып, дини чарада  катнашучыларны  бәйрәм белән котлады, Корбан гаете йортларыбызга шатлык алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен, дип тәбрикләү сүзләре җиткерде. Разиф Галиевич чыгышында булганына шөкерана кылырга чакырды,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештереп, урып-җыю эшләре, гомумән, районда барган эш-гамәлләр турында сөйләде, динара, милләтара дуслыкка чакырды.

Бәйрәм намазына мәчетнең ике катына да мөселманнар җыелды. Иңгә-иң торып, бәйрәм намазы башкарылды. Гаеттән соң  мөселманнар туганнары зиратын барлады, корбанга маллар чалды. Район хакимияте исеменнән сыер малы чалынды.

Сармашбашлылар Корбан гаетенә  авыл башыннан тәкбир әйтеп төштеләр. Олы эшләр шулай электән тәкбир әйтеп башланган. Аннан олысы-кечесе мәчеткә җыйналды. Иртәнге намаздан соң,  өлкәннәр белән берәттән яшьләр дә Коръән сүрәләре укыды. Бәйрәм вәгазе укылды, бергәләп гает намазы башкарылды.  Аннан сармашлылар Корбан чалырга таралышты. Сармашбаш һәм Кәдек авыллары өлкәннәренә мәчет исеменнән бәйрәм күчтәнәче - чәй хәере  таратылды. Шул рәвешле авылларда да корбан чалучылар  шактый булды.

Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны, чалган корбаннарыбызны, изге гамәлләребезне кабул итсен. Бәйрәм һәр йортка тынычлык, бәрәкәтле көннәр алып килсен, тотрыклылык, рух ныклыгы булсын.

Корбан гаетендә яңгырлар сорап күтәрелгән куллар буш калмады, кичкә таба җиһанга яңгырлар явып узды. Шифалы яңгырлар булсын, алга таба да Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: