Зәй офыклары

Зәйдә коронавирус буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды

Кичә хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында короновирус буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы булды.

Аңа җирлек башлыклары,  оешма-предприятие, учреждение,  сәүдә тармагы, идарәче компания, торак милекчеләр ширкәтләре җитәкчеләре, иҗтимагый территориаль үзидарә рәисләре, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар чакырылды.  
Короновирус инфекциясеннән төп саклану чарасы –прививка. Соңгы мәгълүматлар буенча, COVID-19га каршы шәһәр-районда зәйлеләрнең  44 проценты прививка ясаткан.
Төп максат  - вакцинация ясатуны активлаштыру. 
-Оператив штаб утырышлары районда бишенче атна уза, ә әлеге утырыш киңәйтелгән форматта оештырыла, - дип башлады чыгышын Разиф Кәримов. 
Утырышта авыл җирлекләре, һәр тармакның  вакцинация ясату буенча мәгълүматы яңгырады. Разиф Кәримов әйтүенчә,  бу эш беренчеләрдән булып, авыл җирлекләреннән башланды,  алар күрсәткече артуга бара. Авыл хуҗалыгы тармагы,  агрофирмалар буенча алып барылган эш буенча мәгълүматны  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев бирде. Җыелышта бер-бер артлы статистик мәгълүматлар яңгырап, бу уңайдан эш начар барган оешмалар, тармаклар камчы утына алынды. Сәүдә тармагында, аеруча үзәк базарда эш башланып кына килә, аларда прививка ясату темпын арттырасы бар.  Шәхси эшмәкәрләр белән дә җитди эш тора. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади  үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә булышлык буенча урынбасары Розалия Архиповага эшмәкәрләр белән  бу эшне активлаштыру бурычы йөкләнде. 
Утырышта  шулай ук идарәче компания, торак милекчеләр ширкәтләре җитәкчеләренә дә эшне активлаштыру кирәклеге әйтелде. Күпфатирлы йортлар ишегалларында  әлеге уңайдан җыелышлар, очрашулар оештырыла-оештырылуын. Тормыштан мисаллар белән аңлату эшләре алып бару вазгыяте тора. Бу уңайдан иҗтимагый территориаль үзидарә рәисләренә дә җиң сызганып эшләү зарур, аларның беришләре  эше исә очрашуда мактап телгә алынды. 
Җыелышта прививка ясау урыннары, аларның эш графиклары буенча мәгълүмат бирелде.
 Бүген исә «Аккурайд Уилз Руссиа” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә,  шикәр заводы, Чыбыклы һәм Баграж авыл җирлекләренә прививка ясау буенча  мобиль бригадалар чыга. Районда әлеге уңайдан эш системалы оештырыла.
Оператив штаб утырышлары алга таба да дәвам итә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: