Зәй офыклары

Зәйдә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары дәвам итә

Һәр хәрәкәт, һәр мизгел көрәшче язмышын хәл итә.

22 гыйнварда Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлар ачылды. Дүртенче ел инде әлеге ярышлар Бөтенроссия статусында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле ярышларга республика һәм Россия төбәкләреннән өч йөздән артык көрәшче килде.
Ярышлар Ринат Фәрдиев истәлеген мәңгеләштерү, Россиядә көрәш төрен популярлаштыру һәм үстерү, көрәш спорт төре белән шөгыльләнүче спортчыларның осталыгын арттырудан гыйбарәт.

23 гыйнварда  "Яшьлек" боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары дәвам итә. Тулаем алганда, салкын бозда кайнар көрәш кыза бара.
Шул рәвешле бүген, якшәмбе көнне, ярымфинал, финал ярышлар үтә. Һәр хәрәкәт, һәр мизгел көрәшче язмышын хәл итә.
Боз сарае бил алыштан шаулап-гөрләп тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: