Зәй офыклары

Зәйдә кукуруз һәм рапс культуралары чәчү эше дәвам итә

Көннәрнең яңгырлы һәм салкын торуы чәчү эшләрен төгәлләүне тоткарлый.

25 майга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда кукуруз һәм рапс культуралары чәчү эше дәвам итә. Район басу-кырларында барлыгы 41 мең гектар мәйданда чәчүлек җир исәпләнә, бүгенгә шуның 33 мең гектары чәчелгән.
- Күпьеллыклар һәм көзге культураларны тук-ландыру эше төгәлләнде инде. Бүгенге көндә язгы культураларны тукландыру эше бара. Бу эш көн саен бер мең гектар мәйданда башкарыла, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Шулай ук чүп үләннәренә каршы да эш алып барыла. Мондый эш көзге һәм техник культураларда башкарыла.
Чәчү эшләрендә, башка агрофирмалар кебек, “Зәй” агрофирмасы механизаторлары да тырыш хезмәт куя.
-Шуларның берсе - Илдус Хәйруллин, ул башта тырмады йөрде: 300 гектар мәйданда дым каплатты. Аннан җиң сызганып чәчү эшенә кереште һәм “ДжонДир” тракторы һәм “Хорш Пронто” агрегаты белән 2500 гектарда арпа, борчак, бодай, люцерна, рапс чәчте. Илдус - бик тырыш, үз эшенең остасы, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге башлыгы Марсель Рәхмәтов.
Шунысы игътибарга лаек, Илдус Хәйруллин кияве Рөстәм Мөхәммәтдинов белән бер агрегатта хезмәт куя.
Механизаторлар династиясеннән булган Рөстәм – зәйлеләргә яхшы таныш. Политехник кол-леджда авыл хуҗалыгы техникасы буенча мастер белгечлеге алгач, армиядә хезмәт итеп кайта. Ул колледжда укыганда Казанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионатында авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һөнәре буенча бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Лаешта Бөтенроссия җир сөрүчеләр конкурсында катнашты. Армиядән соң янә басу-кырлар иңли. Узган ел Кукмарада яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз!" XIII республика бәйгесендә Зәй районы данын Риназ Закиров белән бер экипажда уңышлы яклады. Алар “Иң яхшы теоретик белем” номинациясендә бүләкләнде.
Шул рәвешле, район механизаторлары үзләре чәчкәнне урып җыя да. Аларны универсаллар, дими ни дисең...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: