Зәй офыклары

Зәйдә - кызу печән өсте

Республика кырларында, шул исәптән Зәй районы басуларында, терлек азыгы әзерләү буенча кызу эш бара.

 Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 6552 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чәчелгән, бүгенге көнгә шуның 4200 гектары чабылган. Бу барлык күләмнең 65 процентын тәшкил итә. 
 Районда 30 июнь иртәсенә 24100 тонна сенаж, 218 тонна печән әзерләнгән. 


 - Агымдагы елның яңгырлы булуы печән, яшел масса өчен бик яхшы булды. Болын-кырларда печән күкрәп үсә. Әзерләнгән терлек азыгы агрофирмалар складларына, махсус сенаж базларына салына бара. Бүгенге көнгә әзерләнгән азык бер баш терлеккә 10,1 центнер исәбендә. Гомумән, ул башка елларда бер баш терлеккә 30 центнер исәбеннән әзерләнә иде. Быел исә терлек азыгын запас белән хәстәрләү планы куелды, ул бер баш терлеккә 45 центнердан булыр дип фаразлана. Быел күпьеллык үлән басуларыннан тыш, 872 гектар мәйданда берьеллык үлән дә үстерелде. Күпьеллыклар чабылып бетүгә механизаторларыбыз әлеге мәйданнарда эшләүгә күчәчәк, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. 
Район басуларында терлек азыгы әзерләүдә 4 отряд эшли. Көчле заманча техникалар ярдәмендә эш югары сыйфатта башкарыла. Көн саен 1800-2000 тонна күләмендә сенаж әзерләнә. 


- Быел без ел ярымга җитәрлек запас белән терлек азыгы әзерләү планы белән эшлибез. Механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре иртәнге сәгать 6дан кичке 6га кадәр хезмәт куя. Терлек азыгы әзерләүдә аеруча “Зәй” агрофирмасыннан Айнур Шәйхиев, “Зәй шикәре” аргофирмасыннан Михаил Ермолаев югары күрсәткечләргә ирешеп эшли. Гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дә тырыш эшләре өчен рәхмәт, - дип ассызыклый Фәргать Талвертович.

Фотолар авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: