Зәй офыклары

Зәйдә өлкән яшьтәге волонтерларны хөрмәтләделәр

Гадәттә волонтер дигәч, без яшьләрне күз алдына китерәбез. Дөрестән дә, волонтерларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Ә менә безнең Зәйдә “Пульс” өлкән яшьтәге волонтерлар отряды эшләп килә.

5 декабрьдә Халыкара иреклеләр яки Волонтерлар көне билгеләп үтелә.  Волонтерлар көне уңаеннан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Пульс” өлкән яшьтәге волонтерлар отряды әгъзаларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Бүгенге Россиянең волонтерлар хәрәкәте үсеше тарихына Зәйнең “Пульс” өлкән яшьтәге волонтерлар отряды да үз өлешен кертә. Отряд 2017 елның 9 гыйнварында «Радость» үзәге базасында оешты. Шул вакыттан бирле отряд өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып бара.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: