Зәй офыклары

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең республика коллегиясе уза

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының күчмә коллегиясе уза.

Аның эшендә Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин, министр урынбасары Минзәлия Закирова, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Зәй мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев  һ.б. катнаша.

Коллегия эшендә күргәзмәләр һәм тематик мәйданчыкларда булу һәм пленар утырыш каралган.

Иң башта кунаклар  "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тәкъдим ителгән өстәмә белем бирү учреждениеләренең эш тәҗрибәсе, Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган күргәзмә, мәктәп һәм балалар бакчалары эш тәҗрибәсе белән танышты, бию композициясе карады.

"Теремкәй" балалар бакчасы педагоглары һәм балалары "Идел буе - мин яшәгән төбәк" проектын тәкъдим итте.

Пленар утырышта министрлык вәкилләре һәм район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясаячак.

Автор фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: