Зәй офыклары

Зәйдә милли көрәш буенча ярышлар узды

Зәйдә милли көрәш буенча традицион "Зәй" спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды

27 ноябрьдә сәламәтлек мәктәбе спорт залында милли көрәш буенча  "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды. Анда Поручик,  Сәвәләй, Түбән Биш, Сармашбаш, Аксар авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.  Ярышлар көне буе барды, һәркемдә җиңүгә омтылыш көчле иде.

 2012 елда туганнар һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр арасында үз авырлыкларында Фаил Ибраһимов (тренеры Илсур Зыятдинов), Денис Мыслевцов (Илсур Зыятдинов), Дмитрий Самилкин (Илназ Зарипов), Роман Шабалин (Илсур Зыятдинов), Александр Масленкин (Айрат Минһаҗев), 2008-2011 елларда туганнар арасында Дмитрий Баязитов (Айрат Ишмәтов), Матвей Кузин (Илсур Зыятдинов), Фидан Насыйров (Азат Кашапов), Илназ Шәйдуллин (Айрат Минһаҗев), Азамат Сайфуллин (Азат Кашапов), 2004-2007 елларда туганнар арасында Руслан Тучин (Азат Кашапов), Динар Гыйззәтуллин (Айрат Минһаҗев), Җәмил Ибраһимов (Айрат Минһаҗев), Сергей Баязитов  (Айрат Ишмәтов), Аяз Заһидуллин (Айрат Минһаҗев), Сәлим Насыйбуллин (Айрат Минһаҗев), Илдус Фәхретдинов (Азат Кашапов) җиңүче булдылар.

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга Мактау грамотлары һәм медальләр тапшырылды.

Фото спорт идарәсеннән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: