Зәй офыклары

Зәйдә мәкерле вируска каршы прививка ясатучылар саны арта

Зәйдә коронавирус йогышын профилактикалау буенча район штабы мәгълүматларына караганда, 5 август иртәсенә COVID-19дан прививканы 12 573 (беренче компонент) кеше ясаткан.

Бу шәһәр һәм район халкының күмәк иммунитетын булдыру өчен кирәкле санның 48,8 проценты дигән сүз. Вакцинаның икенче компонентын 10138 кеше алды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белдерүенчә, 4 август көнне беренче этап вакцинацияне 75 кеше узган, икенче этапны 97 кеше үткән.
Үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан “ковид”лы авырулар өчен ятак урыннарын арттыруга рөхсәт алынган. Хәзер безнең йогышлы авырулар бүлегендә 50 урын бар. Бүгенге көндә 41 зәйле вируслы пневмония диагнозы белән стационарда ята, шуларның 6сы реанимациядә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: