Зәй офыклары

Зәйдә Нариманов урамы күпере үзгәртеп корыла

Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, транспорт чаралары йөреше маршруты үзгәрде.

Җәй - юл-тротуарлар төзекләндерү, яңаларын салу өчен кулай чор. Юлларда иминлегебез юл-тротуар, күперләр төзеклегеннән  тора бит.  Бу көннәрдә Нариманов урамындагы  иске шактый тузган күперне үзгәртеп кору эшен  зәйлеләр тоймый калмады.  Чөнки күпер төзекләндерелү сәбәпле, 1 августтан Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасының бу өлешендә транспорт чаралары йөреше туктатылды.

Әлеге масштаблы кирәкле һәм мөһим  эш “Автомобиль юлларына ремонт” республика программасы кысаларында алып барыла. Әйткәнебезчә, Нариманов урамы юлында  узган елдан республика программасы буенча зур күләмле төзекләндерү эшләре алып барыла башлаган иде. Әлеге эшләр  өч елга исәпләнгән. Аны "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары төзекләндерә. Узган ел биредә әлеге программа буенча эш башланып, юлны икегә бүлеп, юл уртасында бетоннан бортлар  куелды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы  корылмалар, юл билгеләре  урнаштырылды.

Агымдагы елда исә әлеге урамда күпер сүтелеп, ул урынга зур торба салыначак. Күпер сүтү эшенә махсус белгечләр чакырылган. Асфальт кисү эшен исә "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары алып бара, торбаны да алар салачак. Шул рәвешле биредә күпер урынына торба салу эше ике ай дәвам итәчәк. Вакытлыча уңайсызлыклар бәрабәренә Нариманов урам юлы заманча таләпләргә туры килгән күперле- тимер бетон торбалы булачак. Машина йөртүчеләр әйләнеп узуга шактый вакыт исраф ителсә дә,  аның мөһимлеген аңлый.

- Алдагы 2022 елда исә  светофорлар, тыкрыклар (алар өч дистә) яңартылачак, тротуарлар салыначак, 35нче бистәгә кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы  корылмалар урнаштырылачак,  -ди  идарәнең җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе Фәргать Лотфуллин.

Тулаем алганда, юлчылар күпер эшен сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Биредә күңелле хезмәт гөрелтесе: техникалар, юлчылар каммәмер килеп күпер сүтү, асфальт юлны кисү белән мәшгуль.

Иң мөһиме Нариманов юлы, күпере куркынычсыз, имин булачак.

Район җитәкчелеге эш барышын ныклы контрольдә тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: