Зәй офыклары

Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш чаралары турында киңәштеләр

Бүген Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте.

Көн тәртибендә шәһәр-районда наркотиклар, психотроплы һәм көчле тәэсир итә торган матдәләр һәм аларның аналогларының законсыз әйләнешен ачыклау эшчәнлеге торышы, районда наркобәйлелек белән авыручылар, аеруча яшьләр һәм яшүсмерләр арасында мондый авыруларга медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны тернәкләндерүнең нәтиҗәлелеге, наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары турында мәсьәләләр тикшерелде.


Каралган мәсьәләләр буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов, район үзәк дәваханәсе психиатр-наркологы Илфат Салихов, җәза үтәтү федераль хезмәтенең Зәй районара филиалы башлыгы Андрей Иванов чыгышлары тыңланды.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: