Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “Подписка бүләк ит” хәйрия акциясе узды

Яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп. Эшең, гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, ярдәм кулы сузу - кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе.

Бәяләр даими үскән вакытта вакытлы матбугат чараларына язылу бәясе дә арта.  Кемнәргәдер бу бәядән газета-журналларга язылу авыр. Ә укырга барыбыз да яратабыз. Бигрәк тә өлкән буын район газетасыннан башка яшәргә күнекмәгән, алар почта килгәнне түземсезләнеп  көтеп ала.

Бүген район Советы сессиясе алдыннан җитәкчеләр, депутатлар киләсе яртыеллыкка да аз керемле гаиләләр, инвалидларны хәйрия максатында район газеталары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га яздырдылар.  Район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, “Благострой” ҖЧШ җитәкчесе Рафыйк Зәйнуллин, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, электр челтәрләре предприятиесе җитәкчесе Олег Лукин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов, шикәр заводы җитәкчесе Антон Трошин, политехник колледж директоры  Сергей Максимов, җир эшләре бюросы җитәкчесе Расил Әгъләмов,  табиб Илдар Идиятов һәр яртыеллыкта мохтаҗ гаиләләрне, өлкән яшьтәгеләрне,  инвалидларны газетага яздыруда ярдәм кулы суза.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әдип Габдерәхимов,  газ хезмәте башлыгы Радик Гыймаев, Баграж, Аксар, Сәвәләй, Югары Шепкә, Түбән Биш, Поповка авыл җирлекләре башлыклары Павел Минеев, Юрий Гыйльманов, Илгиз Галимов, Лилия Камалиева, Дамир  Насретдинов, Ислам Әмирханов, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, шикәр заводы белгечләре Рөстәм Кәлимуллин һәм Александр Рыбаков,баш табиб Айдар Фатыйхов,  район үзәк дәваханәсенең оештыру-методик кабинет мөдире Луиза Вәлиуллина, депутатлар Тәлгать  Хәбибуллин, Фикрәт Сибгатуллин, Расих Шиһабетдинов, Алексей Дидык , Рөстәм Әгъләмов та бу изге эштән читтә калмады. 

- Район газеталары  зәйлеләрне оператив төстә тормышта булган күптөрле яңалыклар, кызыклы очрашулар, район-шәһәр тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар белән таныштырып тора. Зәйлеләргә дөрес, тулы, төгәл мәгълүмат җиткерүдә район газеталарының роле зур. Газеталарны яратып укыйбыз, -диде Разиф Кәримов, “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарын хәйриячелек максатында яздырып.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов районда мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә даими ярдәм итеп тора. Киләсе яртыеллыкка ул 20 зәйлене район газеталарына яздырды.

- Хәзерге югары технологияләр заманында яшьләр гаджетлардан файдаланса, өлкән буын күңеленә газеталарны  кулга тотып уку   ятышлырак, шуңа күрә мин бу максатта өлкәннәрне яңалык-вакыйгалардан хәбәрдар булып торсыннар дип, район газеталарына яздырдым. Басма матубгат, китаплар укудан читләшмик, рухи байлыкны үстерүдә газета-журналлар, китаплар укуның роле зур, -диде депутат.

Хәйрия акциясендә катнашучылар “Зәй офыклары”ннан бүләккә 2022 елга ясалган календарьлар алдылар.

Вакытлы матбугатка язылу   төгәлләнергә санаулы көннәр (28 декабрьгә кадәр)  генә калып бара.  Теләгән һәркем мохтаҗларга ярдәм йөзеннән аларны ярты елга район газетасына яздыра ала.  “Зәй офыклары” газетасына теләсә кайсы элемтә бүлегендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев