Зәй офыклары

Зәйдә прививка ясау пунктлары эш графигы белән таныштырабыз

Зәй үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре тарафыннан COVID-19га каршы вакцинация ясау тәүлек әйләнәсе оештырыла.

Вакцинация узу өчен үзәк дәваханә поликлиникасында прививкалар ясау кабинетына эш көннәрендә (дүшәмбедән җомгага) иртәнге сәгать 8дән кичке  кә кадәр, шимбә- якшәмбе көннәрендә иртәнге 8 дән көндезге 12гә кадәр килергә була. Төшке ял вакыты 12дән 1гә кадәр.

Ә авыруларны кабул итү бүлегенең прививкалар ясау кабинетында  эш көннәрендә кичке сәгать 6дан кичке 10га кадәр, шимбә-якшәмбе көннәрендә 12дә кичке 10га кадәр  вакцинация узарга мөмкин.

Яңа шәһәрдәге “Радуга” поликлиникасында, Мирный бистәсе табиб амблуаториясендә, Иске Зәй бистәсе табиб амблуаториясендә  коронавируска каршы прививка ясау эш көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке 4кә кадәр оештырыла. Төшке ял вакыты 12дән 1гә кадәр.

Прививка ясатырга килгәндә үзегез белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛСны алырга онытмагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: