Зәй офыклары

Зәйдә район башлыгы каршында оешкан физик культура, спорт, туризм буенча советның беренче утырышы үтте

Бүген Зәйнең Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә район башлыгы каршында оешкан физик культура, спорт, туризм буенча советның беренче утырышы үтте. Аны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Утырышта көн тәртибендә яңа спорт мәктәбен файдалану мөмкинлекләре, район-шәһәр халкының спорт белән шөгыльләнүен тагын да активлаштыру, җәйге чорда...

Бүген Зәйнең Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә район башлыгы каршында оешкан физик культура, спорт, туризм буенча советның беренче утырышы үтте. Аны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Утырышта көн тәртибендә яңа спорт мәктәбен файдалану мөмкинлекләре, район-шәһәр халкының спорт белән шөгыльләнүен тагын да активлаштыру, җәйге чорда балаларның мәшгульлеге, сәламәт яшәү рәвеше алып бару оештырылышы каралды. Әлеге мәктәп бинасы республика бюджетыннан төзекләндерелеп, аның өчен 14 миллион. сумга якын финанслар җәлеп ителде, бүгенге көндә мәктәп бинасы танымаслык булып үзгәреп, биредә шөгыльләнергә теләүче яшь буынны көтә. Район башлыгының физкультура һәм спорт буенча ярдәмчесе Эдуард Галиев белдерүенчә, Зәйдә спорт белән шөгыльләнү уңайлыкларның югары дәрәҗәдә булуын ишетеп төрле төбәкләрдән күчеп килүче спортчылар шактый, бу исә яшь спортчылар тәрбияләүгә, һичшиксез, уңай йогынты ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: