Зәй офыклары

Зәйдә сайлау участокларында тавыш бирү җанлы бара

Зәйдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәр участокта җанлы бара. Шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә ике сайлау участогы участогы урнашкан.

Гимназиянең аклар залында урнашкан сайлау участогы рәисе Анна Романова әйтүенчә, участокта  1330 сайлаучының тавыш бирүе каралган. Иртәнге якта ук бирегә сайлаучылар шактый килде. Чөнки сайлаучыларның күбесе участокка иртән килеп, тавыш биреп, көзнең матур көнен файдалы хезмәт белән уздырырга тели.

-Мин һәр сайлауга  иртән киләм. Чөнки элек-электән шулай өйрәнелгән. Иң башта мөһим сәяси вакыйгада катнашып, гражданлык бурычымны үтим,-  диде Александр Мартынов.

  - Безнең участокта 5 кеше беренче мәртәбә сайлауларда катнаша. Әлегә алар күренми.Без аларга алдан ук сайлауларга чакырып, матур итеп эшләнгән чакыру кәгазе  тапшырдык. Аларга кечкенә генә бүләкләр дә әзерләдек. Безнең участокка караган йортларда яшәүчеләр актив түгел дип әйтмәс идем, сайлауның үз гражданлык позицияңне белдерү өчен мөһим вакыйга булуын яхшы аңлыйлар.  Өлкән яшьтәге, физик мөмкинлеге чикләнгән, участокларга мөстәкыйль килә алмаучыларның гаризалары нигезендә өйләренә барып сайлатачакбыз, - диде комиссия рәисе Анна Романова

Һәр елдагыча, сайлау участогында күзәтүчеләр дә шактый. Алар ТР Иҗтимагый Палатасы, “Бердәм Россия”, КПРФ партияләе, шулай ук бермандатлы округ кадидатлары Олег Морозов, Андрей Гейко күзәтүчеләре.

Сайлау участогында Роспотребнадзор таләпләре катгый үтәлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: