Зәй офыклары

Зәйдә шимбә ярминкәләрен халык көтеп ала

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим ителүче продукция ассортиментын карап чыкты.

Бүген Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. 

Традицион көзге ярминкәгә гадәттәгечә районыбызның крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси җитештерүчеләр  авыл хуҗалыгы продукциясен  тәкъдим итә, төрле сәүдә нокталары эшли. Шулай итеп, аларда шәһәр халкы ит, казылык, сөт  продукциясе,  май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш  һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала. Халык ярминкәдә  продукцияләрнең  сыйфатлы  булуыннан канәгать. 

- Мин тавык ите алырга дип чыктым, ике тавык алдым, - дип уртаклашты Вәсилә апа Зиннәтова. 

Үсентеләр сатылган җирдә һәрвакыттагыча кеше күп иде.

Фотолар Зәй муниципаль районы матбугат хезмәтеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: